Җиде кыз

Илгә чыгып киткәнемдә,
Бергә калды җиде кыз,
Мин кайтканны көтәргә дип,
Сүзен бирде җиде кыз.

Ай, җиде кыз, җиде кыз,
Кайтып килсәм, бере юк.
Намус саклап, күлгә баткан,
Гайеп итәр җире юк.

Тонбоеклы тирән күл дә,
Эчмәлегем булган күл,
Җиде кызны тартып алып,
Бәхетемне җуйған күл.

Карурманның кара ташы —
Күп яшәгән төйәгем.
Җиде кызның үсен алмый
Гүргә кермәс сөйәгем.

Оставьте комментарий