Килсәнә

Былбылкаем минем, килсәнә!
Кулларыңны кулга бирсәнә,
Кара-каршы килеп бер гөрләшик,
Гөрләү чараларын күрсәнә!

Күгәрченем монда калсана,
Күзләремә хәят салсана,
Йөрәк дуслыгының чынлыгына
Биргән бүләгемне алсана!

Оставьте комментарий