Якын дусларсыз калмыйк

Тормышның әлегә башы,
Мәхәббәте мәңгелек.
Матур җырлар белән бизик,
Бүләк итик изгелек.

Ялгыз үтмәсен гомерләр,
Зур эшләр белән кайныйк,
Илне-җирне яр яратыйк,
Якын дусларсыз калмыйк.

Яшьлекне бергә каршылап
Бергә озатыр өчен
Ешрак күрешик, дусларым,
Үкенеч калмас өчен.

Ялгыз үтмәсен гомерләр,
Зур эшләр белән кайныйк,
Илне-җирне яр яратыйк,
Якын дусларсыз калмыйк.

Аралар ерак булса да
Сез дусларны сагынам,
Бергә йөргән вакытларны
Уйлап сезгә талпынам.

Ялгыз үтмәсен гомерләр,
Зур эшләр белән кайныйк,
Илне-җирне яр яратыйк,
Якын дусларсыз калмыйк.

Оставьте комментарий