Дулкын

Чем кара карлыгачлары.
Гөнаһсыз иде яры.
Ник шунда гына калмады,
Ник дулкын китте ары?

Тарсынып язмыш ярларын,
Ул диңгезгә юл алды.
Тау-дулкыннар арасына
Кереп күздән югалды

Күз яшьле акчарлаклары…
Күренми инде яры.
Зәңгәр күк һәм зәңгәр диңгез,
Йолдызлар монда бары.

Бар иде гөлләр, таллары..
Ник китте икән ары?
Елга ярын сагынып елый
Диңгезнен дулкыннары

Оставьте комментарий