Чылтырап аккан, ай, чишмәнең
Аслары ла дәрья булмасын.
Әч-түч, Бибкәй дус,
Бибкәй матур суга бара,
Иелеп-бөгелеп су ала;
Су юлында суырып үпсәң,
Алган сулары кала.
Сөям-сөям диеп син әйтәсең,
Сөюләрең хәйлә булмасын.
Әч-түч, Бибкәй дус,
Бибкәй матур суга бара,
Аягында катасы;
Су буенда суырып үпсәң,
Күрмәс микән атасы?
Сандугачларның ай, баласы,
Кунып сайрамага тал тапмый.
Әч-түч, Бибкәй дус,
Бибкәй матур суга бара
Зәңгәр чиләген асып;
Сандугачлар сайрашалар
Көянтәсенә басып.
Илләрдә матур бик күп, җаный,
Синнән башкаларны җан тартмый,
Әч-түч, Бибкәй дус,
Бибкәй матур суга бара
Зәңгәр шәлен ябынып;
Шәл астыннан качып карый
Күрмәгәнгә салынып.