Урманнарга барсаң (Урманнарга керсәң)…

Урманнарга барсаң аптырама
Яшь имәннең бөгелгәненә.
Яшь имәннең бөгелгәненә.

Барча гына халык хәйран калсын,
Сезнең өчен өзелгәнемә.
Сезнең өчен өзелгәнемә.

Урманнарга кергәч сызгырып ал,
Шауламаган агач калмасын.
Шауламаган агач калмасын.

Кайда гына йөрсәң, матур йөре,
Сокланмаган кеше калмасын.
Сокланмаган кеше калмасын.

Урманнарга баргач агачларның
Кәкересен кисмә, төзен кис.
Кәкересен кисмә, төзен кис.

Гелән генә бергә булып булмый —
Утыраек әле бүген кич.
Утыраек әле бүген кич.

Оставьте комментарий