Урманнарда йөрдем

Урманнарда йөрдем иркен сулап,
Бигрәк хуш исле нарат ылысы;
Йөрәк яраларын төзәтәдер
Күз карашкайларыңның җылысы.

Урманнарда йөрдем җәйге таңда,
Басылмасмы дип сагыш күңелдә;
Төннәрне яктырткан ай шикелле
Булсаң иде тормышым күгендә.

Урманнарда йөрдем бер ялгызым,
Баласын җуйган болан эзеннән;
Башларым әйләнеп китте кинәт,
Башканы сөям, дигән сүзеңнән.

Оставьте комментарий