Урман кызы

Нигә, нигә синең шаян күзләр
Күзләремә болай багалар?
Нинди көчләр, сөйлә, нинди көчләр
Керфек очларыңнан тамалар?

Кайчак күзләреңнән көчләр алып,
Бөеклеккә таба ашам мин.
Ә кайчакта башым түбән иям,
Әй, Әминәм, синнән качам мин.

Син кем, белмим, синең шаян күзләр,
Нигә, белмим, болай багалар?
Нинди көчләр, сөйлә, әй, аппагым,
Керфек очларыңнан тамалар?

Оставьте комментарий