Тик туган җирдә генә (икенче вариант)

Сагынышып кошлар кайта
Түгәрәк күлләренә.
Ояларын ясый алар
Тик туган җирдә генә.

Сандугачлар кунып сайрый
Талларның иңнәрендә.
Талларның иңнәрендә.
Дөнья ямьле, сулар тәмле
Тик туган җирдә генә.
Тик туган җирдә генә.

Җырлый-җырлый күтәреләм
Тормышның үрләренә.
Шатлыгым да, хәсрәтем дә
Тик туган җирдә генә.

Сандугачлар кунып сайрый
Талларның иңнәрендә.
Талларның иңнәрендә.
Дөнья ямьле, сулар тәмле
Тик туган җирдә генә.
Тик туган җирдә генә.

Оставьте комментарий