Айлы кич (беренче вариант)
Айның якты нуры төшә
Колхозым кырларына.
Исемнәреңне кушамын
Сагыну җырларыма.
Айның якты нуры төшә
Колхозым кырларына.
Исемнәреңне кушамын
Сагыну җырларыма.
Төнбоеклы күл буенда
Үсә икән биек тал.
Гомеркәең үтеп бара
Әйдә, җиңгә, биеп кал!