Матур төш

Кайдандыр килә бер төш,
Ал күкләрдә кояш елмая,
Челтерәп моңлана елгалар,
Тәбигать кийгән сихырлы төс,
Үз телендә моңлана кошлар,
Барысы миңа аңлашыла,
Җаным оча таулар башына,
Алтын төсенә кергән ташлар.

Ишетергә йөрәкләрне

Кая югалган микән ул моң,
Һавалардан, чишмәләрдән чыккан?
Бер җырларга булмас микән соң,
Яланнарга, сәхрәләргә чыксам?
Кая югала микән ул моң?
Кая югала микән дуслар
Яшь чакларны бергә гөрләп үткән?
Атларыбыз кайда калдылар?
Вәгъдәләрнең тугрылыгы беткән…
Кая югала микән дуслар?..