Картаямыни соң йөрәк?..
Әкрен генә, сиздермичә
Яшьлек гомерем үтә.
Күңелем һич тә картаймый,
Һаман да нидер көтә.
Әкрен генә, сиздермичә
Яшьлек гомерем үтә.
Күңелем һич тә картаймый,
Һаман да нидер көтә.
Ап-ак карлар, ап-ак карлар
Бүген тагын яудылар.
Син киткән юлларга мине
Кабат алып бардылар.
Саргаямын сагышлардан,
Сәгать саен сагынам.
Сиңа сәлам әйтергә, дип,
Аккош канат кагына.
Язмыш шулай язган безгә —
Җирдә гомер итәбез.
Дөнья буйлап, гомер буйлап
Сәфәр чыгып китәбез.
Һаман шул булса да йөрәк,
Шул ук булса да күңел.
Мин элекке була алмам —
Син дә элекке түгел.
Төшләремә җылы яңгыр керә,
Бәхеткәме аны юрыйсы?
Агыйделдә калдың яңгыр булып,
Кулларымда кулың җылысы.