Гел синең хакта

Зәңгәр ефәк күккә бер-бер артлы
Көмеш бөртекләре
Сибелгән чакта,
Уйлыйм, бәгърем, мин синең хакта,
Гел синен хакта.

Таң йолдызы

Таң йолдызы, маяк бул син
Юлда иркәмә;
Нурларың белән аны син
Назлап иркәлә!
Аның кайтып килүен мин
Бик көтеп калам;
Аның өчен чын йөрәктән
Ашкынып янам.

Киек казлар китә

Киек казлар китә җылы якка
Төркемнәре белән гел бергә;
Казлар китә, ә без якын дуслар —
Сагынышып килдек күрешергә.

Оныта алмыйм

Күзләремне тутырып карап калам,
Син ерактан үтеп киткәндә.
Оныта алмыйм, бәгырем, оныта алмыйм,
Күзем төшми синнән бүтәнгә.