Балтачым — туган ягым

Балтач болынында уйнап үстем,
Тәмле чишмә суларын эчтем.
Кая гына барып йөрсәм дә мин,
Туган ягым исемә төште.

Артиллерист Гыйльфан

Кулларын ул тезләренә салган,
Кулларында шундый тамырлар.
Күз төшерү белән карт солдатлар
Бергә узган юлны танырлар.

Алпар таңнары

Алпар кырларында таңнар ата,
Кошлар сайрый назлап күңелне.
Яшьлек тойгылары синдә туды,
Синдә яшәү миңа күңелле.

Ак пароход (икенче вариант)

Идел буйлап ак пароход килә.
Иркәм, миңа ак бәхетләр телә.
Ак пароход ялгызларны табыштыра,
Ак пароход йөрәкләрне кавыштыра.