Гөлмәрьям

Җәйләүләрдә көтү куды Гөлмәрьям,
Гөлләр өзде бер бәйләм Гөлмәрьям,
Күзләрендә чаялыгы чаткысы,
Йөзләрендә таң нурының яктысы,
Күзен алмый кулындагы гөлләрдән.

Мәңгелеккә китеп барам

Бу дөньяга килгәч инде,
Китмәенчә юк шул чараң…
Мин бит, тере йолдыз сымак,
Балкып янар өчен озак
Мәңгелеккә китеп барам!