Аерылмагыз (дүртенче вариант)
Су буенда (күл өстендә) ялгыз аккош,
Каерылган канатлары.
Канатларны каера ул
Аерылу газаплары.
Су буенда (күл өстендә) ялгыз аккош,
Каерылган канатлары.
Канатларны каера ул
Аерылу газаплары.
Тормыш юлы тигез түгел,
Бар елга, тау, үзәннәр.
Текә тауларына менә
Сабыр, чыдам, түзгәннәр!
Гомерләрне айлар, еллар саный,
Саный аны сәгать, минутлар.
Гомердән дә озын ниләр бар соң?
Гомердән дә кыска нәрсә бар?
Авырлыктан гына
Тормый әле дөнья,
Күрсәтсә дә кайчак моң-зарын.
Күңелләргә безнең
Канат куя торган
Бәйрәмнәре дә бит бар аның.