Себер татарлары җыры

Себер ягы мал ягы ла,
Казан ягы тал ягы.
Казаннарга кайтмас идем,
Дусларның туган ягы.

Бакчадагы алмагачка
Тайлар бәйләсәм икән.
Егет үзе картаймаса,
Дөнья картайта микән?

Тау башында таш тегермән,
Яшь бодай тарта микән?
Сез дусларым белән бергә
Мәңге яшәсәң икән.

Оставьте комментарий