Карачтау авылы көе

Агыйделнең парахуты
Җиталмый кызыл ярга шул;
Җиталмый, дуслар, җиталмый
Яратып сөйгән ярга.

Агыйделнең парахуты —
Бездән еракта уты шул;
Сине уйламый үтә микән
Сәгатьнең бер минуты?!

Агыйдел сулары булсам,
Уралып агар идем шул;
Яңгыр тамчылары булсам,
Алдыңа тамар идем,

Оставьте комментарий