Кыңгыраулы юргалар кебек
Чыңлап узды яшьлек елларым.
Ят таңнарга омтылды күңел,
Үз бәхетем читтән юлладым.
Нигә яшьлекнең юллары урау?
Ерак-еракта чыңлый кыңгырау…
Басып торам юллар чатында,
Уйлата шул синең хакыңда.
Кыңгыраулар, җиз кыңгыраулар
Моң уйната һаман якында.
Синнән хәбәрме моңлы яңгырау?
Сәламнәр әйтеп чыңлый кыңгырау.
Кыңгыраулар чыңлый якында,
Борма-борма юллар чатында.
Чәчәк булып кая атылма,
Тик онытма сөю хакында.
Күңелдә һаман чыңлый яңгырау,
Кавыштырырмы җырлы кыңгырау?..