Бер күрүдән (икенче вариант)

Сиңа гына сөйләр сүзем бар,
Сиңа гына әйтер хисем бар.
Күңелемнең түрен
Син бизисең, бәгърем,
Инде менә бик күп еллар.

Мин бит сине бер күрүдән,
Бер курүдән үк охшаттым
Һәм гомерлеккә яраттым.

Еллар үткән саен тагын да
Күңел ныграк сиңа тартыла.
Мәңге үтми торган
Хисләр бар икән ул дөньяда,
Мәңге үтми торган,
Сүнеп бетми дә торган
Хисләр бар икән ул дөньяда.

Сиңа булган кайнар хисләрем,
Сиңа төшкән назлы сүзләрем
Җаныңны елытсын,
Ут булып та яктыртсын
Төннәрен һәм салкын көзләрен.

Оставьте комментарий