Батырлар җыры

Сay булыгыз, җан сөйгәннәр,
Ил чакыра изге яуга,
Кылыч — билләрдә.

Бәйге түгел яу кырлары,
Мөмкин булмас кайтулары
Барыбызга, бәлки кире,
Туган илләргә.

Алдык яра, йә үлдек без,
Үлем бар дип белмәдек без,
Үттек илләр, үттек юллар
Изге яуларда.

Булмады башкорт кайларда,
Ат эчердек язгы айда
Висла, Одер, Дунай дигән
Ерак ярларда!

Саумы, туып үскән җирләр!
Бар икән дә күрер көннәр.
Шатлыклары канат җәя
Безнең җырларның.

Сагындырган туган яклар,
Тып-тып басып килә атлар,
Дан бөркелә, чаң бөркелә
Безнең юллардан!
Һай, юллардан!

Оставьте комментарий