Шаяртып йөрмә мине!

Яратам, дип дәшәсең дә,
Нигә соң югаласың?
Ялындырып йөрүеңнән,
Белмим, кайчан туярсың?

Сине көн дә көтә-көтә
Арып беттем бит инде,
Түземлегем чиксез түгел,
Шаяртып йөрмә мине!

Сагындырган чакларында
Килеп китсәң ни була?
Бер елмаеп көлүеңнән
Йөрәгемә ял була.

Сине көн дә көтә-көтә
Арып беттем бит инде,
Түземлегем чиксез түгел,
Шаяртып йөрмә мине!

Һаман болай уйнап йөрсәң,
Ялгыз калырсың әле,
Йөрәгеңне сагышларга
Син дә салырсың әле!

Сине көн дә көтә-көтә
Арып беттем бит инде,
Түземлегем чиксез түгел,
Шаяртып йөрмә мине!

Сине көн дә көтә-көтә
Арып беттем бит инде,
Түземлегем чиксез түгел,
Шаяртып йөрмә мине!
Туземлегем чиксез түгел,
Шаяртып йөрмә мине!
Шаяртып йөрмә мине!

Оставьте комментарий