Җиләк юлы

Таң нурына тиңлим күзләреңнне
Төшләремдә җырым уята.
Җиләк пешкән тауның итәгендә,
Әллә томан, әллә моң ята.

Җиләк юлы-чишмәле,
Салкын суын эчмәле.
Җиләктән бигрәк тәмле
Татлы иреннәр тәме.

Туган якларыма кайткан чакта,
Очып киләм гөлем яныңа.
Хисләремә төяп алып китәм,
Җир җиләкле Кетес тавына.

Җиләк юлы-чишмәле,
Салкын суын эчмәле.
Җиләктән бигрәк тәмле
Татлы иреннәр тәме.

Таулардагы йомшак җиләс җилләр,
Чәчләреңне сыйпап иркәли.
Бер яшьлектә, бер картлыкта диләр,
Әллә инде дөрес микәнни.

Җиләк юлы — чишмәле,
Салкын суын эчмәле.
Җиләктән бигрәк тәмле
Татлы иреннр тәме.
Иреннәреңен тәме.

Оставьте комментарий