Гөлнәзирә (өченче вариант)

Күршебезгә кунак килгән,

Инде нихәл итәек?
Тукмак койрык кара бәрән
Суйып, кунак итәек.

Ай, иелми, бөгелми,
Матур баса түгелме,
Матур басып биегәндә,
Күңел ача түгелме,
Матур басып биегәндә,
Күңел ача түгелме.

Сулар ага арыктан,
Кызлар карый ярыктан,
Сикереп төшеп биер идем,
Ояламын халыктан.

Ай, иелми, бөгелми,
Матур баса түгелме,
Матур басып биегәндә,
Күңел ача түгелме,
Матур басып биегәндә,
Күңел ача түгелме.

Җир җиләге пешкән чакта
Сайлап ашап булмады,
Язгы сабан туйларында
Очрашып та булмады.

Ай, иелми, бөгелми,
Матур баса түгелме,
Матур басып биегәндә,
Күңел ача түгелме,
Матур басып биегәндә,
Күңел ача түгелме.

Оставьте комментарий