Кырга барыйк
Яңгыр ява,
Кояш көлә,
Күпер сузып,
Күкне бүлә, —
Зәңгәр күккә
Күпер буйлап
Их, менәсе,
Уйнап-уйнап!
Яңгыр ява,
Кояш көлә,
Күпер сузып,
Күкне бүлә, —
Зәңгәр күккә
Күпер буйлап
Их, менәсе,
Уйнап-уйнап!
Кояш уянган да инде,
Назлап, елмаеп карый.
Күл-көзгесенә иелеп,
Алтын чәчләрен тарый.
Ак карларны биетеп
Яңа ел килә җиремә.
Көтеп алабыз ашкынып,
Күңел ак нурга төренә.
Кырлар тынып йокога талганнар
Кар-буранны көтәләр.
Ак туннарын киеп куйганнар,
Кыш бабайны көтәләр.
Таныйм язны тамчыларның
Тып та тып тамганыннан,
Сары чәчәкләрен аткан
Хуш исле талларыннан.
Таныйм язны каргаларның
Чөм кара канатыннан,
Сыерчыкларым да очып
Килер алар артыннан.
Дусым белән ерак түгел
Күрше торабыз.
Уйныйбыз курчаклар белән
Өйләр корабыз
Дус булып гел дә
Йөрибез бергә.
Бармы дуслар безнең шикелле?!
Мин үскәч, десантник булам,
Әзерләнәм бүгеннән.
Кул булгармын әле сезгә
Туган илем күгеннән.
Әнкәйнең назлы кызы мин
Сайрар кошчык — илемдә.
Якты моңнар, матур җырлар
Яши гүзәл күңлемдә
Бөрлегәнем, җиләгем, дип
Иркәли мине әни.
Мин бит әле бик кечкенә,
Мин бит әле бик нәни.
Башҡорт ҡыҙы — һинең йөрәгеңдә
Заман моңо, заман ялҡыны.
Милләтемдең борондарҙан килгән
Яҡты рухлы зирәк аҡылы.