Үз юлым

Гөрләвекләр ага тасмадай
Кузен кыса сары чәчәк
Язлар доньяны балкытыр да
Жәйләрне алып киләчәк
жәйләрне алып киләчәк!

Туган як (алтынчы вариант)

Чәчкәләр җыйганда
Хәтфәдәй тугайда
Тургайларның ңырын тыңладым
Күңелем тулганга,
Көй таныш булганга
Аларга кушылып җырладым

Туган кирәк!

Булмый унап машина да
Берүзем.
Күрүче юк, ишетүче
Бер сүзем!
Ничек мәктәпкә йөрермен
Берүзем?
Кызыга туганлыларга
Гел күзем.

Минем гәиләм

Уңган әткәем,
Уңган әнкәем
Тәмле аш, чаен
Тезә өстәлгә.
Кызык сүзләрдән,
Якты йөзләрдән,
Шаян күзләрдән,
Шатлык өстәлә.

Мин бит дөньяда яшәргә өйрәнәм

Өйрәнергә дус булып,
Яшәргә кеше белән
Кирәк миңа. Тик бүген
Сугыштым энем белән…
Нәниләрне якларга
Кирәклеген дә беләм,
Кайчак кагыйдәләрне
Онотам берәм-берәм…

Көзге җыр

Мин көзге сукмактан
Мәктәпкә барам
Иелеп кулыма
Яфраклар алам.
Кайчандыр ямь — яшел
Үскән яфраклар
Кабызды учыма
Кызыл учаклар